news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 100 еллык агач суүткәргеч табылган

Алабугада 100 еллык агач суүткәргеч табылган
Фото:https://alabuganury.ru/

Шушы көннәрдә подрядчы оешма Алабуганың тарихи өлешендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләгән вакытта, моннан 100 ел элек салынган иске агач торбаның бер өлешенә тап булган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры урынбасары Александр Деготьков сүзләренчә, төзүчеләр шундый искиткеч табыш турында хәбәр иткәннән соң, су белән тәэмин итү челтәрләрендә ремонт эшләрен алып баручы «Алабуга» махсус икътисади зонасы җитәкчелеге адресына торбаның бер өлешен музейга тапшыру үтенече белән, музей директоры Гөлзада Руденко исеменнән хат җибәрелгән. Бүгенге көндә суүткәргечнең бу өлеше, аның торышын һәм материалын өйрәнү өчен, шәһәр музеена тапшырылган.

«Гадәттә мондый максатлар өчен карагач һәм имән кулланганнар. Стахеев вакытында инде чуен торбалар салынган. Ләкин агач та бик чыдам материал, шуңа күрә ул әле тагын 200 ел хезмәт итә алырлык», − ди Александр Деготьков.

Белешмә өчен, беренче суүткәргеч шәһәр башлыкларының берсе, танылган рәссам Иван Иванович Шишкинның әтисе — Иван Васильевич Шишкин тарафыннан төзелгән һәм салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100