news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алия Фәйзрахманова: Татар телен популярлаштыру өчен театр сәнгате – иң үтемле алым

Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова татар балалар театрлары фестивальләре өчен грантлар булдыру мөмкинлеге турында сорады.

Алия Фәйзрахманова: Татар телен популярлаштыру өчен театр сәнгате – иң үтемле алым
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар балалар театр студиясенең дөньяга килүе, театр сәнгатенең балалар өчен киң колач алуына 2 ел булды. Мәктәпләрдә студияләр ачыла. Бүгенге көндә Казанда 200дән артык бала театр юнәлешендә тәрбия ала. Төнлә Ижау фестиваленнән зур җиңү белән кайттык. Безнең тәҗрибә буенча, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру өчен театр сәнгате – иң үтемле алым. Барлык фестивальләрдә үз телебездә уйнавыбызга башка төбәкләр безгә кызыга, спектакльләр белән барып, һәрвакыт республиканы горурланып күрсәтәбез. Безнең спектакльләрне карарга килгән бала: «Минем дә «Апуш»ка йөрисем килә», – ди.

Татар теле камил булырга тиеш, дибез. Алар камилләштерә. Татар балалары өчен Казанда гына түгел, башка төбәкләрдәге балаларга да фестивальләрдә берләшү өчен мөмкинлекләр тудырып булырмы икән? Спектакльләр куярга грантлар биреп булырмы икән? Ата-аналар: «Балалар борынгы сүзләр белән сөйләшә башлады», – диләр.

Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Гөлнар Гарифуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100