news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт полициясе «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды һәм 15 алмагач утыртты

Әлмәт полициясе «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды һәм 15 алмагач утыртты
Фото: http://almet-rt.ru/

Җиңү көне алдыннан Әлмәт полициясе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» бөтенроссия патриотик акциясендә катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Чәчәк атучы декоратив алма агачлары үсентеләрен утыртуда бүлек хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Бүлеккә якын территориядә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре истәлегенә агачлар утыртылды.

Полиция подполковнигы Марат Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, утыртылган һәр агач — ул безнең шәһәрне яшелләндерүгә керткән өлеш кенә түгел, ә Бөек Җиңү өчен бүгенге буыннарның истәлеге һәм рәхмәт символы да.

Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә якын территориядә 15 алмаагач утыртылды. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100