news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер бакчасы»н утыртуда катнашты

Апас районы башлыгы Бөек Җиңүгә багышланган «Хәтер бакчасы»н утыртуда катнашты
Фото: https://apastovo.ru

Апас районы Әппәз авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яу кырында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утырттылар. Бу эшкә район башлыгы Айрат Җиһаншин да бик теләп үз өлешен кертте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбрә итә.

«Яз җитү белән районда җирлекне яшелләндерү, матурлык өстәү максатыннан чаралар уза. Бүгенге көндә Әппәздә 5000 төп нарат үсентесе утыртылды. Изге эш районнан читтә яшәүче якташлар тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Салкын һава торышы булуга да карамастан, районда яшәүчеләр бик теләп кушылды. Барлык оештыручыларга, хезмәт коллективларына, җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Без утырткан агачлар Апасны яшеллеккә күмсен, ямь өстәсен. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарга якты истәлек булсын», - дип теләде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

«Хәтер бакчасы» акциясенә оешма-предприятие хезмәткәрләре, кушылды. Һәркем Ватан өчен гомерләрен биргән райондашлар истәлеген мәңгеләштерү эшенә өлеш кертүне бурычлары итеп санады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100