news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Большаков: Рәиснең Россия делегациясе башлыгы буларак Гамбиягә сәфәре – статус күрсәткече

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия делегациясе җитәкчесе һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме башлыгы буларак Гамбиягә сәфәре аның статусы үсүе турында сөйли. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире Андрей Большаков «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Федераль делегация башлыгы буларак очкан икән, Рәиснең статусы, һичшиксез, арта дип уйлыйм. Моның белән берәү дә бәхәсләшмәс. Бу Татарстанга плюс һәм Россиядә заманча парадипломатия үсешенең күрсәткече, дип уйлыйм. Сәяси күзлектән, республиканың статуслылыгы күзлегеннән бу шактый мөһим», - диде Большаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100