news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе-2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе – 2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйге гаиләне үзенчәлекле итә торган тәҗрибә һәм гаилә традицияләре белән уртаклашу өчен мөмкинлек булып тора.

Биредә татар телендә сөйләшә, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтә, милли ризыклар әзерли, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли торган гаиләләр катнаша ала. Гаризалар 2024 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Конкурска гаризаны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының congresstatar174@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Мәгълүматны 8351-729-32-78 телефон ы аша алырга мөмкин.

«Татар гаиләсе - 2024» конкурсында катнашучыларны бик күп бүләкләр һәм призлар көтә, ә иң мөһиме – онытылмаслык тәэсирләр булыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100