news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фермер Илшат Батдалов: Беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк

Районнарның күбесе кыр эшләренә, чәчүгә кереште. Һава торышы да әйбәт тора, җир дә дымга туенды, тик игенчеләрнең генә кәефе юк. Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы фермеры Илшат Батдалов та моны раслады.

Фермер Илшат Батдалов: Беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк

Кәеф юк быел. Фермерлар белән аралашып торабыз, беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк. 6 сумнан саттым инде, безгә бит яшәргә, кредитларны капларга кирәк. Булган ашлыкны, түбән бәядән булса да, сатып бетердек инде. Дәүләт, ярдәм күрсәтү урынына, нервыда гына уйный. Сатылган 1 тонна бөртеклегә 1 сум 66 тиен субсидия бирәбез, дигәннәр иде. Аның үз шартлары булган икән. Кем белгән инде аны. Бирмәс өчен юлларын табалар. Күпме фермер өметләнеп торды ул акчага. Безнең файдага булмады.

Сукалап калдырган кырларны чәчмичә булмый. Ашлама, ягулык алу өчен кредитлар алабыз. Ягулыкка 3 миллион алдык, ашламага 1 миллион кредит алабыз. Уҗымнарга ашламалар керттек, хәзер кырларны тырмалыйбыз инде. Уҗымнар кышны әйбәт чыккан.

Хәзер инде безгә уңыш булмау хәерле. Хәзер бер кызыгы юк. 2 фермер көздән соң ябылырга тора. Без керткән акчаны да кире ала алмыйбыз. Без патриотлар инде, җиргә бирелгән, нишлик. Ел саен авырая бара, безне мыскыллыйлар кебек.

Мин 60 яшькә якынлашам, җирләрне калдырырлык яшьләр юк. Улым җырлап, күңелен биреп эшли иде. Ул да аңлый инде – болай эшләп озак торып булмый. Үзем тракторда тырмалыйм иртәдән кичкә кадәр, тагын 3 кеше бар. Дуслар ярдәмгә килә, Аллаһка шөкер. Алар да – акча өчен түгел, булсын дип эшләүчеләр.

Игенчеләр белән «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100