news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафури исемендәге Башкорт драма театры Венгриядә «Кара йөзләр» спектаклен күрсәтте

Башкорт драма театры 6-28 апрельдә Венгрия башкаласы – Будапешт шәһәрендә узучы «МИТЕМ» XI Халыкара фестивалендә чыгыш ясады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

22 апрельдә башкорт артистлары Венгрия милли театрының төп сәхнәсендә Мәҗит Гафури повесте буенча Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Кара йөзләр» спектаклен күрсәтте.

Театрның баш редакторы Динара Каюмова «Башинформ» агентлыгына белдергәнчә, Венгрия тамашачылары артистларны көчле алкышларга күмгән. Спектакль тәмамлангач, традицион матбугат конференциясе үткәрелгән. Театр һәм аның баш режиссеры Айрат Абушахманов адресына бик күп җылы сүзләр әйткәннәр.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин республика җитәкчелеге, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына коллектив исеменнән зур рәхмәт белдерде һәм мондый сәфәрләрнең иҗат коллективы өчен кирәк булуын, чөнки артистлар, режиссерларны яңа спектакльләр һәм проектларга рухландыруын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100