news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамбия матбугаты илгә Рөстәм Миңнеханов килүен игълан итә

Гамбия Республикасы җирле матбугаты илгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килүен игълан итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Массакүләм мәгълүмат чарасында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Рәисе һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV саммитында катнашу өчен Россия делегациясен җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында катнашу өчен эш визиты белән Гамбиягә килгән, дип «Татар-информ» хәбәр итте. Аның саммит кысаларында берничә очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, ТР Рәисе чараның төп сессияләрендә катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100