Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле Рөстәм Миңнехановның Гамбиягә сәфәренең төп максатын атады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбия башкаласы Банжул шәһәренә килде. Сәфәрнең төп максаты – Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән әгъза-илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV саммитында катнашу. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Гамбия – мөселман иле. Быел ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасында рәислек итә. БРИКС белән охшаш: Россия быел БРИКСта рәислек итә, шуңа күрә бездә саммит уза. Ә Гамбия быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасында рәислек итә, шуңа күрә бу саммит аларда <...> үтә», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
РФ җитәкчелеге йөкләмәсе буенча Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясен җитәкли, чөнки безнең ил Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булып тора, дип өстәде ул. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Рәисе «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз