news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада ачылды

Казанда татар теле, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада ачылды
Фото: dumrt.ru

Бүген, 25 апрельдә, Россия ислам институты бинасында Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча IV Республикакүләм олимпиада, урта һөнәри ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада үтә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ике олимпиадага үз көчләрен сынарга илебезнең һәм республикабызның төрле мөселман уку йортларында белем алучы 64 егет һәм кыз килде. Шуның яртысы – татар теле һәм әдәбият, татар халкы тарихы буенча катнашачак. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Татарстаннан тыш, Башкортстан Республикасы, Оренбург, Пермь өлкәләреннән, Мәскәүдән килүчеләр бар.

Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтиенең урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде, ул әлеге чараларның мөһимлегенә тукталды, студентларны белемнәрне сынау, кызыксыну, танып белү сәләтен арттыруга юнәлтелгән чараларда актив катнашырга чакырды.

Татар теленә килгәндә, тарихи яктан караганда, Үзәк Россиядә мәчетләрнең татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынуын, аларның бүгенге көндә татар телен камил белүче дин белгечләре белән тәэмин ителүе мөһим булуын билгеләп үтте.

Бүген студентларның татар теле, әдәбият һәм татар тарихыннан алган белемнәрне практикада куллана белү дәрәҗәсе дә ачыкланачак, фәнни эшчәнлек алып бару, сөйли белү сәләтләре дә сыналачак. Татар теле олимпиадасының Габдулла Тукайның туган көне – Туган тел көне алдыннан үткәрелүе дә үзенчәлекле.

Жюрида РИИ һәм КИУ остазлары, мәдрәсә укытучылары эшли. Олимпиада тестлары гарәп теле буенча бары язма рәвештә, ә абсолют (дисциплинаара) номинация буенча эшләр компьютерда башкарыла, ә менә әдәбият буенча сынау бирүче егетләр хәтта телдән вәгазь сөйләп күрсәтәләр.

Һәр катнашучыга «Россия ислам тарихы» һәм «Татар теле» дәреслекләре бүләк ителәчәк, ә җиңүчеләр бүләк сертификаты алачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада өч юнәлештә: ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт), гарәп теле һәм ислам гакыйдәсе, Коръән һәм хәдис гыйлемен үз эченә алган абсолют (дисциплинаара) номинациядә уза.

Барлык җиңүчеләр көн ахырына билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100