news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

Казанда хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның 14 хезмәт династиясен хөрмәтләү Казан Кремлендә узды. Төрле өлкәләрдә— мәгариф, сәламәтлек саклау, ветеринария, авиасәнәгать,социаль яклау, нефть чыгару һәм башка тармакларда эшләгән династияләрнең гомуми хезмәт стажы дистәләгән һәм йөзләгән еллардан да артык. Чара Гаилә елында, 1 Май – Хезмәт һәм яз бәйрәме алдыннан узды.

«Бу залда безнең ярышларда җиңүчеләр җыелды, сез барыгыз да иң яхшылар. Безнең предприятиеләрдә һәм оешмаларда күп санлы хезмәт династияләре бар, без аларның һәрберсе белән горурланабыз. 200дән артык хезмәт династиясе булган предприятиеләр бар. Хезмәт династиясенең гомуми стажы мең елдан артык булган предприятиеләр билгеле», — дип хәбәр итте залда җыелган гаиләләргә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе,ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева.

Спикер узган ел Казан Кремлендә хезмәт берләшмәләрен хөрмәтләү традициясенә нигез салынганлыгын һәм ул дәвам итәчәген әйтеп узды.

«Һәр гаилә - тулы бер тарих, һәм сезне үз һөнәрегезгә тугрылык берләштерә», - дип өстәде ул.

Барлык гаилә династияләренә тантаналы шартларда Татарстан Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2024 ел Гаилә елы дигән указ имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100