news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызыстандагы «Татулык» татар иҗтимагый оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп узды

Кыргызыстандагы «Татулык» татар иҗтимагый оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп узды
Фото: tatar-congress.org

Агымдагы елның 27 апрелендә Кыргызстанда Иссык-күл өлкәсе Каракол шәһәре «Татулык» татар иҗтимагый оешмасының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты. Ул бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының бүләкләрен тапшырды.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Каракол шәһәре мэры, Россиянең Кыргызстандагы илчелегенең өченче секретаре һәм башка бик күп Кыргызстан оешмалары вәкилләре чыгыш ясадылар. Бәйрәм уңаеннан милләттәшләребезне котларга Бишкек, Токмак, Чолпон-Ата шәһәрләреннән дә татарлар килгән иде.

Кичәне үзләренең моңлы җырлары белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Караколга җибәрелгән Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов бизәде. Бәйрәм киче күмәк туган тел җырын җырлау белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100