news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск хәрбиенә «Батырлык өчен» медале бирелде

Лениногорск хәрбиенә «Батырлык өчен» медале бирелде
Фото: © Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсеннән

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Юнысовны хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләде. Аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Бу хакта «Заман сулыш» Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук, «сугыш ветераны» таныклыгы Лениногорск хәрбиенең әнисе Татьяна Николаевнага тапшырды. Ул бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Рәгат Хөсәенов туганнарына исәнлек-саулык һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларының исэн-сау өйләренә кайтуларын теләде.

Фото: © Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100