news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мартта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе кимегән

Мартта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе кимегән
Фото: «Татар-информ»

Мартта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 2 процентка кимегән. Күрсәткеч 98,6 процентны тәшкил итте, дип сөйләде ТР Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.

2024 елның беренче өч аенда халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе 96,7 процентка җиткән. Узган ел белән чагыштырганда ул 0,5 процентка арткан. Уртача еллык дәрәҗә 99,3 процентны тәшкил итә, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 0,1 процентка югарырак.

Онлайн түләүләр 3,2 процентка ешайган. Алар гомуми күләмнең 75,7 процентын тәшкил итә.

Татарстанда газ өчен түләнмәгән бурыч 1 апрельгә 225 миллион сумны тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 16 миллион сумга кимрәк. Электр энергиясе өчен бурычлар да кимегән. 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, бу сумма 32 миллион сумны тәшкил иткән.

Моннан тыш, идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен бурычлары 60 миллион сумга киметелгән. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, аларның «Татэнерго»га 220 миллион сум бурычы калган.

«Барлык муниципаль берәмлекләрнең идарәче оешмалары буенча бурычларның кимүе күзәтелә», — дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100