news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президентына Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президентына Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президенты Адама Бэрроу белән очрашты. Ул кыскача республика, аның икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт конструктив юнәлештә үсеш алды. Бу хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Татарстан, үз чиратында, Россия-Гамбия мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек итәргә тели», - дигән Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

Яклар хәзерге шартларда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитын үткәрүнең мөһимлеге турында фикер алышкан.

Искәртик, бүген ТР Рәисе юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Зурлыгы буенча ул Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. Россия – берләшмәдә күзәтүче ил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100