news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы күргәзмәсен карады

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында Россия венчур форумы күргәзмәсе ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хверонин яза.

Ул билгеләп үткәнчә, павильон параметры буенча урнаштырылган стендларда 50дән артык стартап-проект тәкъдим ителгән.

«Форум Россия венчур индустриясенең иң танылган дискуссия мәйданчыкларының берсе булуын тагын бер тапкыр раслады», - дип искәртте Миңнеханов.

Экспозициядән тыш, павильонның үзәк өлешендә питч-сессияләр өчен мәйданчык урнашкан, анда стартап-проектларның вәкилләре инвесторлар табу өчен идеяләрен тәкъдим итте.

Моннан тыш, зал уртасында Кытай автомобильләре урын алган, алар арасында популярлаша баручы Tank, шулай ук премиум-класслы автомобильләрнең башка брендларын күрергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, форум үткәрелә башлаганнан алып эшлекле программада һәм экспозициядә 2,4 меңнән артык компания һәм 700 стартап катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100