news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһәр эчендә мини-шәһәр»: Төмән төзүчесе Казанда торак комплекс өчен җир сайлый

Территорияләрне комплекслы үзләштерүгә махсуслашкан Төмәннең эре ЭНКО төзүчесе илнең яңа төбәкләренә чыгуга әзерләнә. Якын арада аларның берсе Казан булырга мөмкин. Татарстан башкаласында девелопер төзелеш өчен ике территорияне карый, анда «шәһәр эчендә мини-шәһәр» барлыкка киләчәк. Проектлар турында тулырак «Татар-информ» материалында.

«Шәһәр эчендә мини-шәһәр»: Төмән төзүчесе Казанда торак комплекс өчен җир сайлый

ЭНКОның гамәлгә ашырыла торган проектлары нигезендә «шәһәрдә мини-шәһәрләр» концепциясе ята

ЭНКО төзелеш компаниясенә 2011 елда нигез салына. 13 ел эчендә төзүче 985,9 кв м торак төзегән, аларда 32 мең кеше яши. Проектларның күп өлеше Төмән территориясендә төзелгән. Хәзерге вакытта компания Төмәндә, Яңа Уренгойда, Екатеринбургта үз проектларын тормышка ашыра һәм яңа төбәкләргә чыгуга әзерләнә. Якын арада аларның берсе Казанда булырга мөмкин.

Компания төзелеш объектларын сыйфатлы итеп төзеп, тиешле вакытында тапшырып килә. Объектларны тапшыру буенча Төзүчеләрнең бердәм реестындагы (төзүче тарафыннан объектларны тапшыру буенча торакны файдалануга тапшыру срогын үтәү күрсәткече – иск. Т-и ) рейтингы 5.0.

Девелопер Төмән өлкәсендә торак төзү буенча лидер төзүчеләр өчлегенә һәм агымдагы төзелеш күләме буенча Россиянең ТОП-100 төзүчеләре исемлегенә керә. Компания объектларына даими рәвештә экскурсияләр һәм урбан-турлар оештырыла: студентлар заманча шәһәр төзелеше һәм төзекләндерү буенча белем алса, бөтен илдән төзүчеләр тәҗрибә үзләштерә.

ЭНКО территорияләрне комплекслы үзләштерүгә махсуслашкан, шулай ук сервислар экосистемасын да үстерә. ЭНКОның гамәлгә ашырыла торган проектлары нигезендә «шәһәрдә мини-шәһәрләр» концепциясе ята. Мондый алым бер үк вакытта торак, социаль объектлар һәм барлык кирәкле инфраструктура төзүне күздә тота.

«Без комфорт һәм бизнес класс проектларын уңышлы тормышка ашырабыз. Туган шәһәребез Төмәндә әлеге сыйныфка караган берничә торак квартал бар. Интернеттан карасагыз яки шәһәребезгә килеп безнең компания гамәлгә ашырган проектларны үз күзләрегез белән күрсәгез, моңа инаначаксыз: һәр проектта уйланылган территория, ландшафт һәм архитектура булуын күрергә мөмкин», — ди ЭНКО генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Михаил Продан.

Компания барлык проектларын чиста кырда башлый, алар кечкенә шәһәрләргә әверелә

ЭНКО - төзелеш һәм төзекләндерү сыйфатының югары стандартларын билгеләүче девелопер. Компания барлык проектларын чиста кырда башлап, шунда кечкенә шәһәрчекләр барлыкка китерә. ЭНКОның иң танылган проектлары – «Айвазовский City» торак комплексы, «Вертикаль» клуб йорты һәм «Прео» торак комплексы – Бистә шәһәре.

Айвазовский City флагман проектын компания Төмән үзәгендә Тура елгасы ярында гамәлгә ашыра. Торак комплексның авторлык архитектурасы гадәти шәһәр төзелеше арасында неоклассикадан алып Сталин ампирына кадәр стильләр катнашмасы белән аерылып тора.

Җәяүлеләр бульвары буйлап су каналы һәм коры фонтанлы парк - проектның визит карточкасы булып тора. Территориядә зур агачлар һәм куаклар утыртылган, бизәлештә һәм төзекләндерүдә табигый төстәге экологик материаллар гына кулланылган. Ишегалды территориясендә һәм аннан читтә яшәүчеләр өчен спорт мәйданчыклары, тренажерлар, шахмат уйнау өчен өстәлләр, төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү зоналары булдырылган.

ЭНКО - социаль яктан да җаваплы девелопер, нәкъ менә шуңа күрә компания беренче йортлары белән бергә балалар бакчасы төзеп, аны муниципаль идарәгә тапшыра. Ә 2022 елда ЭНКО А.П.Митинский исемендәге балалар сәнгать мәктәбе филиалына бина төзеп, шәһәргә бүләк итә.

Компаниянең тагын бер уңышлы проекты – «Вертикаль» клуб йорты. Бу Төмәннең үзәгендәге 32 фатирлы 17 катлы җир асты парковкасы белән ап-ак йорт. «Вертикаль» Fiabci Prix Dexcellence халыкара премиясенең милли этабында «Иң яхшы архитектура-төзелеш проекты» номинациясендә җиңү яулый. Девелоперлар арасында бу бүләкне төзелеш Оскары дип атыйлар.

2014 елда ЭНКО иң масштаблы проектларының берсе - «Прео»ны гамәлгә ашыра башлый. Прео – ул:

соңгы төзелеш технологияләрен кулланып төзелгән заманча йортлар,

стильле фасад дизайны,

төзекләндерелгән ишегаллары,

фатирларны планлаштыруда һәм җәмәгать файдалану урыннары структурасында һәр карарның уйланылган булуы,

зур холллар, подъездлар, тавышсыз лифтлар.

15 мең кеше яшәүче 30 йорттан тыш, районда 2 яңа мәктәп һәм 2 балалар бакчасы, стационарлы поликлиника бар һәм тиздән зур эко-парк барлыкка киләчәк. Танышу максаты белән әлеге объектларга төбәк башлыклары һәм РФ төзелеш министры урынбасары да килгән.

Заказ бирүчеләр компания проектларының югары сыйфаты турында күп тапкырлар әйтеп уза. ЭНКО Президент администрациясеннән «Айвазовский City»да яшәүче язган хатны ала. Анда ул хакимият органыннан, бөтен Россия буенча шундый торак комплекслар төзүне үрнәк итеп алсыннар өчен, башка төбәк төзүчеләренә районга экскурсияләр оештыруларын сорый.

Компания Казандагы проекты өчен дә барлык принципларын һәм алымнарын саклап калачак

ЭНКО командасының «Без кагыйдәләр һәм стандартлар куеп, дөньяны яхшы якка үзгәртәбез» девизы һәм карашы Казандагы проекты өчен дә сакланачак. Компаниядән хәбәр итүләренчә, девелопер территорияләр буенча тәкъдимнәрне каравын дәвам итә.

«Хәзер ЭНКО төзелеш өчен ике мәйданчыкны карый. Бер локация буенча хәзерге вакытта сатып алу-сату килешүенә имза куюның соңгы стадиясендә торабыз. Татарстан башкаласы безнең өчен шәһәр төзелешенә һәм планлаштыруга фундаменталь караш үрнәге булды. Казан девелоперлары белән эшләү — уникаль тәҗрибә, һәм бу компаниябез һәм проектларыбызны тагын да яхшырак итәр дип уйлыйбыз. Шәһәр халкы ЭНКОның комфорт-плюс классындагы проектларын бәяләр дип ышанам. Аларның концепциясе хәзерге вакытта эшләнү стадиясендә һәм шәһәр хакимиятенә дә, анда яшәүчеләргә дә аерым тәкъдим ителәчәк», — диде Михаил Продан.

Реклама. ООО СН «ЭНКО»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100