news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр

Үз-үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен һәрвакыт куркынычсызлык чараларын истә тоту мөһим. Бигрәк тә табигатьтә ял иткәндә һәм җәмәгать вакыйгаларында катнашканда. Балалар артыннан күзәтергә онытмагыз; аларның иминлеге беренче урында булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Сулыкларга барганда игътибарлы булыгыз: су ташу вакытында ярлар тотрыксыз булырга мөмкин, кечкенә басым да аларның җимерелүенә сәбәпче була ала. Бу җитди нәтиҗәләргә китерә.

Урманда учак ягу һәм калдыклар яндырудан тыелыгыз. Янгын куркынычлыгы югары булган чорда мондый гамәлләр өчен 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Пикниктан соң калдырылган шырпылар, тәмәке яки пыяла шешәләр янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Янгын чыгудан саклану өчен ябык биналарда тәмәке тартмагыз һәм зарарланган электр чыбыкларын кулланмагыз.

Үзегезнең участокта ут сүндерү өчен су запасы барлыгына инаныгыз. Мәсәлән, су мичкәсе. Иң яхшысы – янгын чыккан очракта шунда ук чаралар күрү өчен үзегездә ут сүндергеч (огнетушитель) һәм сигнализация булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100