news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

24 апрельдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Урыны белән яшен һәм боз булырга мөмкин, дип кисәттеләр республиканың Гидрометүзәгендә.

Көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга, төнлә секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көннең караңгы вакытында һава температурасы 7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез 15-20 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100