news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда явым-төшемнәр туктала, температура фоны күтәрелә башлый

Татарстанда явым-төшемнәр туктала, температура фоны күтәрелә башлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 4 майда, Татарстанда салкын һава торышы саклана. Шул ук вакытта температура фоны әкренләп күтәрелә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республика күге аязучан болытлы булачак. Төнлә мөмкин булган кар һәм юеш кар кебек явым-төшемнәр көндез туктала.

Тизлек көче секундына 6-11 метр булган төньяк-көнбатыш җиле тәүлекнең якты вакытында кайвакыт, шул исәптән Казанда да, 15 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында – +4..+6 градус).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100