Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 465 күп фатирлы йортында капиталь ремонт башланды
2024 елда Татарстанда 763 күп фатирлы йортта капиталь ремонт ясарга планлаштыралар. 653 объект буенча подрядчылар билгеләнгән, ә аларның 465ендә инде ремонт эшләре башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләгән.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән. Анда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.
Фролов сүзләренчә, ремонт эшләре 37 районда бара. Төзелеш эшләре 21 процентка, ә сезон эшләре 14 процентка үтәлгән.
Министр урынбасары шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын яңарту барышы турында сөйләгән. 2024 елга программага 185 белем бирү объекты кертелгән. 16 балалар бакчасында (38 процентка үтәлгән), 34 мәктәп һәм белем бирү үзәгендә (19 процентка үтәлгән) ремонт дәвам итә. Мәктәп азык-төлек блокларында эшләр планлаштырылган – аларның 11ендә инде ремонт башланган.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 137 объект яңартылачак. Эшләр 34 процентка хастаханәләрдә, 52 процентка фельдшер-акушерлык пунктларында һәм 28 процентка стационарларда башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз