news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түбән Кама нефть химиясе»нең элеккеге директоры Гаяз Сәхапов вафат

Бүген, 3 майда, 85 яшендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖнең элеккеге генераль директоры Гаяз Сәхапов вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаяз Сәхапов 30 елдан артык нефть химиясе сәнәгатен үстерүгә, дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле югары сыйфатлы продукциянең яңа төрләрен чыгаруны үзләштерүгә багышлады. Ул кыйммәтле нефть химиясе продукциясе җитештерүгә, тышкы сәүдә элемтәләрен үстерүгә һәм төрле илләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруга зур өлеш кертте, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

«ТР Атказанган химигы» һәм «СССРның мактаулы нефть химигы» кебек исемнәргә лаек була. Фән һәм техника өлкәсендә ТР премиясе һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты. Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

«Гаяз Зәмикович Сәхаповның гаиләсенә, туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы уртаклашабыз», - диделәр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100