Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тышкы эшләр министрлыгы: Россиялеләрне АКШ аркасында Turkish Airlines рейсына үткәрмиләр
Мексикага баручы россиялеләрне АКШ аркасында Turkish Airlines рейсларына үткәрмиләр, чөнки Кушма Штатлар бу илнең Хөкүмәтенә басым ясый. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков шулай дип саный. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Моның сәбәбенә килгәндә, аны чамалавы җиңел. Вашингтон Мексиканың Хөкүмәтенә басым ясый», - диде спикер.
Рябков билгеләп үткәнчә, россиялеләр Мексика юнәлешендәге Turkish Airlines рейсларында гына проблемаларга юлыкмый. Латин Америкасының кайбер илләренә баручы Россия гражданнары да шундый кыенлыкларга очрый. Хәзерге вакытта Тышкы эшләр министрлыгында бу теманы тикшерәләр, дип ышандырды ул.
Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, мондый төрдәге мәсьәләләр бик күп һәм алар тиз арада хәл итүне сорый. Биредә кешеләрнең ирекле хәрәкәт итү хокукын бозу гына түгел, башка дәүләтләрнең Россия өчен әһәмиятле сюжетлар буенча бәйсез курс үткәрүгә әзер булуына бәйле мәсьәләләр дә бар, дип ачыклык кертте Рябков.
Искәртеп узабыз, мондый хәлләр февраль ахырында ук күзәтелә башлады. Барысы да россиялеләрне Истанбулдан Латин Америкасына Turkish Airlines рейсларына үткәрмәүдән башланды. Төркия Тышкы эшләр министрлыгында РФ илчелегенә бу гамәлләрнең сәбәбен аңлатмадылар. Элегрәк РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков та әлеге проблеманы Мәскәүнең Анкара белән дусларча мөнәсәбәтләре ярдәмендә хәл итеп булачагына ышаныч белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз