news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үлемсез полк» быел онлайн режимда узачак

«Үлемсез полк» быел онлайн режимда узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел Россиядә «Үлемсез полк» йөреше онлайн форматта узачак. Мондый карар иминлекне тәэмин итү заруриятенә бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр иткән хәрәкәтнең Үзәк штабы рәистәше, Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаева.

«Үлемсез полк»ның Үзәк штабы 2024 елда йөрешне турыдан-туры катнашу форматында үткәрмәскә карар итте», – дип китерә ТАСС аның сүзләрен. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

Узган ел акция кысаларында Казанда 40 билбордта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары урнаштырылды. Аларда Советлар Союзы Геройлары Борис Кузнецовны, Федор Баталовны, Максим Дмитриевны, Николай Столяровны һәм башкаларны күрергә мөмкин иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100