news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов юбилеена татарның милли җанлы шәхесләре җыелды

Вахит Имамов юбилеена татарның милли җанлы шәхесләре җыелды
фото: Салават Камалетдинов

Күренекле язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсенә татарның милли элитасы җыелган иде.

«Сездән дә миллиерәк кешене күргәнем юк әле минем», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәхнәдән Вахит Имамовны котлап.

«Вахит абый белән кабинетлардан башка да очрашып торабыз – «Татмедиа» янында очрашып исәнләшкәндә ул яисә берәрсен «наданнар» дип әрләргә тотына, яисә тарихи эзләнүләре турында сөйли башлый. Шулай күп планлы булып, киләчәккә иҗади планнар төзеп яшәү бәхет, минем уйлавымча», – диде ул.

Вахит Имамовка Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде.

Юбилярны шулай ук, Татарстан Язучылар берлеге рәисе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Чаллы хакимияте һәм Актаныш районы вәкилләре котлады.

«Мин хәзер 70 яшьлек ил картына Вахит абый дип эндәшәм. Вахит Имам ул имам дигән сүздән, имам – алда басып торучы, халыкны алга өндәүче дигәнне аңлата. Безгә Вахит абый алгы сафта баруы һәм халыкны алга өндәве белән кадерле», – диде Ркаил Зәйдулла Вахит Имамовны котлап.

Кичә ахырында Вахит Имамов сәхнәдән кичәгә килгән тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде һәм «йөрәген яндырган» сүзләрен әйтте.

«Мин моны 50 яшьлегемне үткәргәндә дә кабатладым, 60ны үткәргәндә дә кабатладым. Хәзер дә кабатларга мәҗбүр. Язучы тулысынча халкы бәхетле булса гына, бәхетле була . Ни кызганыч – минем халкым бәхетле түгел», – диде ул телгә булган мөнәсәбәткә ачынып. Вахит Имамов туксанынчы елларда татар милләте уянган һәм аның бердәм булуын искә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100