news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Зур гаиләләр – дәүләтнең ышанычлы үсешендә төп шарт

Зур, күп балалы гаиләләр - дәүләтнең ышанычлы үсешендә һәм җәмгыятьнең әхлакый иминлегендә төп шарт. Нәкъ менә гаиләдә, ярату һәм игътибар атмосферасында баланың шәхесе һәм карашлары формалаша, традицияләр тапшырыла, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә. Россия Президенты Владимир Путин ел саен уза торган Бөтенроссия демография конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

«Үсеп килүче буынны зур, күп балалы, дус гаилә кыйммәтләре, якыннарың, балаларың һәм әти-әниләрең турында кайгырту рухында тәрбияләү мөһим», - диелә Кремль сайтында урнаштырылган телеграммада.

Путин билгеләп үткәнчә, туучылар санын арттыру һәм гаиләләр өчен лаек тормыш сыйфатын тәэмин итү – өстенлекле илкүләм бурыч. Бу эштә хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, гражданлык институтлары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары җәлеп ителергә тиеш. Аның тирәсендә төрле өлкәләрдә – социаль сәясәттән алып икътисад һәм торак пунктларны төзекләндерүгә кадәр – планнар корылуы, проектлар һәм инициативалар булдырылуы шарт.

«Гаилә елында узучы «Россия – зур гаиләләрнең зур гаиләсе. Яңа норма буларак күп балалык» форумының темасын актуаль һәм кирәкле дип саныйм», - дип искәртте дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100