news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй кешеләре махсус хәрби операциядәге якташларына дронга каршы корал алган

Махсус хәрби операциядә катнашучы Байрак авылы егетенә Гөлнара Нәҗмиева дронга каршы корал һәм тепловизор алу өчен акча җыю турында игълан иткәч, битараф булмаган бик күп кешеләр ярдәмгә кушылды. Анда Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге һәм «Зәй информ» коллективы,«Алтынчәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте.

«Камаз» позывноен йөртүче ир-ат махсус хәрби операциядә контаркт буенча катнаша. Күптән түгел аңа якташлары генератор алып җибәргәннәр иде. Генератор алуны да Гөлнара ханым үзе оештырды. Аның бу игелекле эшендә төп ярдәмчеләре — уллары. Хәрбиләргә кирәкле булган әйберләрне алуда төп чыгымнарны алар һәм Гөлнара үзе күтәрә.

«Камаз» хезмәт итә торган частьтә Татарстаннан 25 егет хезмәт итә. Шуның 7се — Зәй егете.

Гөлнара шулай ук хәрбиләргә тартма белән печенье, конфет, тәм-том да җибәрде. «Камаз»дан якташларына терәк булганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелгән җавап та килде.

Фото: © http://zainsk-inform.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100