news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина: Балалар татарча сөйләшми, дисәләр, ышанмагыз. Бик әйбәт сөйләшәләр

Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар мәктәбен җиһазландыруда ярдәм сорады.

Зилә Фәйзуллина: Балалар татарча сөйләшми, дисәләр, ышанмагыз. Бик әйбәт сөйләшәләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иң нәниләр белән эш итәм. Дөресен әйтергә кирәк, басма матбугат белән нәниләрнең игътибарын җәлеп итү авыр. Уенчык шикелле, киселә торган формалы, эчендә наклейкалар, куаркод, видеолар булса гына, баланың игътибарын җәлеп итеп була. Аллаһка шөкер, ярый, комиссия бар. Видеопроектлар булдыра башладык, уннан артык видеопроект әзерләнде. «Ихлас онлайн» мәктәбе эшләп килә. 3 ел эчендә караулар да күп, 10 миллионнан артты. Татар интернетын балалар өчен видеолар белән тәэмин итү процессы бара, әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел, әлбәттә, татарча карасыннар дип, көн саен 30ар видео элеп торабыз.

Шул проектларның иң уңышлысы – «СалаваTik» төркеме. Балалар 40 концерт куйды, 62 видео чыгарды. Татар җырлары яңа аранжировка, мультипликация белән башкарыла. Шул балаларның фанатлары бөтен республика буенча җыелды. Әниләр, «тагын чыгар» дип, артымнан йөри. Балалар үсә, өченче составка кастинг игълан иттек, 500дән артык бала «СалаваTik» булырга тели. Былтыр 4 баланы сайлап алдык, 496 баланы нишләтим? Күземә карап, «СалаваTik буласы килә» диләр. Ярый комиссия бар, кабат комиссиягә мөрәҗәгать итеп, «СалаваTik»лар мәктәбен булдырдык. 1 айда мәктәп оешты. 60 баланы алдык.

Балалар татарча сөйләшми, дисәләр, ышанмагыз. Бик әйбәтләп сөйләшәләр. Бу балаларга мөмкинлекләр генә тудырырга кирәк. Балалар тупланды, ләкин 60 та әз бит, Рөстәм Нургалиевич. Минем кимендә 120 бала белән гөрләтеп эшлисе килә. Аның өчен миңа җиһазландыру кирәк. Тавыш яздыру, видео төшерү, репетицияләр, дәресләр уздыру мөмкинлекләре булса, видео чыгарып, бөтен республика буенча журнал аша таратыр идек. Журналны 10 мең 700 бала үз теләге белән яздырып ала. Ихтыяҗ бар, ресурслар белән тәэмин итсәгез, калганын эшлибез.

Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Гөлнар Гарифуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100