news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист һәм драматурглар «Илһам» бәйгесендә җиңүчеләргә мастер-класс оештырды

Журналист һәм драматурглар «Илһам» бәйгесендә җиңүчеләргә мастер-класс оештырды
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

24 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан проза, поэзия, драматургия һәм журналистика буенча мастер-класслар оештырылды.

Журналистика һәм драматургия номинацияләрендә көч сынаган укучылар өчен мастер-классны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, драматурглар Данил Салихов һәм Рәдиф Сәгъди уздырдылар.

Рәмис Латыйпов укучыларны төрле журналистика жанрлары, журналистикада иң еш очрый торган хаталар һәм үз тәҗрибәсендә булган төрле очраклар белән таныштырды. Шулай ук ул якын киләчәктә татар телле белгечләрнең бик кадерле булачагын һәм хәзерге вакытта татар телендә узучы бәйгеләрдә катнашу кирәклеген искәртте. «Бәйгеләрдә һәрвакыт катнашырга кирәк. Җиңеләм дип, куркып торырга кирәкми, җиңелсәң дә – катнашырга кирәк, чөнки сез остарасыз, кешеләрне күрәсез һәм аралашасыз. Сезнең монда килүегез дә – зур казаныш», – ди ул.

Рәмис Латыйпов әйтүенчә, быелгы «Илһам» бәйгесендә катнашучылар арасында башка бәйгеләрдә даими рәвештә катнашучы укучылар күп. «Бер булганнан бар да була. Әле күптән түгел генә «Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган Шәүкәт Галиев премиясен тапшыруда булган идем. «Көмеш кыңгырау»да да, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада да, әлеге бәйгедә дә таныш йөзләрне күрәм», – дип, билгеләде ул.

Данил Салихов укучыларны пьеса язу алымнары белән таныштырды, һәм кайсы очракта пьесаның уңышлы булуын әйтте. Укучылар өчен трагедия төшенчәсенең аңлатмасын тыңлау аеруча кызыклы иде, ягъни гадәти бер хәвеф-хәтәр трагедия була алмый, трагедия булсын өчен анда кешенең кичерешләре, халыкның зур фаҗигасы булырга тиеш. Моны ул К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрендә бөкре итеп сурәтләнүче Мәхдүм образы мисалында аңлатты.

Рәдиф Сәгъди шулай ук укучыларны драматургия үзенчәлекләре һәм төшенчәләре белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100